Нинди сөлгеләр элгәнсең Гомер кашагасына. Нинди мендәрләр тезгәнсең Тәкъдирең ягасына. Нинди догалар белгәнсең Иблис өнсез калырлык... Түзгән – иелмәс җаныңда Ак яулыклы сабырлык. Андый сабырлык төбендә Сулкылдар сары алтын. Нинди бизмәннәргә салып, Кем үлчәп, аклар хакын?! ...Хыялың – офык артында Калган буразналарда. Шул буразна үремнәре – Киселгән толымнарда. Томылып чаба, томылып, Яшьлекнең чаптар аты. Шунда бит, шунда ялгышның Борылып кергән чаты... Күндәмлеккә күнә барып, Язмышың читлегендә Нинди ярсулы назларның Җене җуелган синдә. Ак атлы яшь шаһзадәнең Килерен көткәнсеңдер. Чәмчәле читек чигешен Төшләрдә үпкәнсеңдер. ...Ачыла хәтер, ябыла... Нинди җил килеп кагыла Капкаңның келәсенә; Нинди бу – бөек ышаныч Сөенеч киләсенә: Ак атта, җилле җайдакның Тупырдап керәсенә! Яңабаштан, бер айкалып, Сөлгеләр эләсең дә... Яңабаштан, сөеп-сыйпап, Мендәрләр тезәсең дә... Нинди бу – рәхмәтле әрнү Мәхәббәт сүрәсендә?! Куш мендәрең нәүмиз ята Күңелең Кәгъбәсендә... Марсель Галиев Ак яулыклы сабырлык